Онлайн трансляция

Свернуть

Алтайда Ришат Төхвәтуллинның фотосын ябыгу рекламасында кулланганнар

Алтайда Ришат Төхвәтуллинның фотосын ябыгу рекламасында кулланганнар

https://tnv.ru

29 Апрель 2022, 13:00

2825

0

Алтайда Ришат Төхвәтуллинның фотосын ябыгу рекламасында кулланганнар
Җырчы Ришат Төхвәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә тамашачылары белән кызыклы мәкалә белән бүлеште. Анда Екатеринбургта яшәүче Борисның 21 килограммга ябыкканы турында сүз бара. Баксаң, бу Борис Ришат булып чыккан икән. Дөресрәге, аның фотосурәте.

"Бөтен гомерем буе тулы гәүдәле булдым, комплексларым да бар иде. Буыннарым сызлау аркасында спорт белән шөгыльләнә алмадым. Яшь барган саен бу көчәйде генә. Бер тапкыр диетада да утырдым, хәтта берничә килограммга ябыктым да, әмма соңрак авырлыгым артыгы белән кайтты. Берьюлы миңа почта аша сезнең газета килеп төште һәм анда ябыгыр өчен кабул ителә торган препарат турында язылган иде( алданмас өчен аның исемен язмыйбыз). 3 курс эчендә 21 килограммга ябыктым. Авырлык кире кайтмады. Һәркемгә тәкъдим итәм! Борис, Екатеринбург шәһәре", - дип язылып куелган әлеге реклама басмасында. Янәшәдә генә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтулинның фотосы бастырылган.

“Здравие Алтая” газетасы аның фотосурәтен реклама буларак файдаланган. Комментарийларда җырчының фотосын рөхсәтсез кулланганы өчен газетаны судка бирергә кушучылар да бар. Ришат исә аларга ышанмаска чакыра һәм үзенең беркайчан да артык авырлыктан җәфа чикмәгәнлеген искәртеп уза.

Фото: Болгар радиосы



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров