Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Төркиядәге кебек ял итү урыны барлыкка киләчәк

Татарстанда Төркиядәге кебек ял итү урыны барлыкка киләчәк

https://tnv.ru

22 Июнь 2022, 15:55

1141

0

Татарстанда Төркиядәге кебек ял итү урыны барлыкка киләчәк
1 июльдә Автор-башкаручы Илнат Фәрхуллин Яшел Үзәндә Әйшә авыл җирлегендә «Рәхәт» дигән үз комлыгын ача.

«Комлыкка багышлап җыр да яздык. Анда минем җырларны ишетергә мөмкин булачак. Пляжны яңартырга җыенабыз. Алга таба анда глэмпинг та төзергә ниятлибез. Быел август-сентябрьдә 29 глэмпинг ачарга телибез. Глэмпингта җәен дә, кышын да ял итәргә килеп булачак», — диде ул «Татар-информ"да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, бу комлык кызынып ятар өчен генә ачылмый. Пляжда төрле концерт программалары, остаханәләр, су аттракционнары, фуд-корт, ресторан, җәйге кинотеатр, спорт турнирлары булачак. «Кадак өстендә басып тору, төрле уеннар оештырылачак. Төркиядәге шартларны Татарстанда тудырачакбыз», — диде ул.

Илнат Фәрхуллин фикеренчә, ял итү пляжында һәркем файдалана алырлык мохит тудырыла. «Мөмкинлекләре чикле булган барлык кешеләр дә бирегә килә алачак. Ачылышта кунакларны коймак белән сыйлаячакбыз», — диде ул һәм халыкны ачылышка чакырып калды.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров