https://tnv.ru
21 Июль 2022, 17:43
1930
0
Гүзәл Уразова гаиләсе «Пятница» федераль каналында чыга торган «Гастротур» тапшыруы кунаклары булган. Гүзәл һәм Илдар Дмитрий Левицкий белән бергә бәлеш пешергән.
Гүзәл сүзләренчә, Дмитрий Левицкийга бәлеш бик тә ошаган һәм ул аны «телне йотарлык» дип бәяләгән.
Җырчы тапшыруда пешергән рецепты белән телеграм каналында бүлеште.
Камыр өчен кирәк булачак: 1 стакан көнбагыш мае, ярты стаканнан күбрәк су, тоз.
Эчлек өчен: Сыер ите, үрдәк ите яки каз ите. Бәрәңге, кабак, он, тоз, борыч кирәк булачак.
Аны 60 минут мичтә тотып торырга кирәк.
Тапшыруны сентябрь аенда карап булачак.
Фото: t.me/guzelurazova

Бүлешергә
Комментарии 0