Онлайн трансляция

Свернуть

"Онытылыр димә" - Казанда Хәния Фәрхине искә алдылар

"Онытылыр димә" - Казанда Хәния Фәрхине искә алдылар

https://tnv.ru

28 Июль 2022, 13:41

1357

0

"Онытылыр димә" - Казанда Хәния Фәрхине искә алдылар
Гомерләрне үлмәс җыр итәек, дип җырлый иде ул. Бүген үзе — үлмәс җыр булып, халык күңелендә яши. Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә - 5 ел. Аңа ул чакта нибары 57 яшь иде. Кичә аны якыннары, тугъры тамашачысы искә алды. Кабере янында дога кылдылар, ул яшәгән йорт диварында истәлек тактасы ачылды.

Кичә Хәния Фәрхинең рухына дога кылынды. Яңа татар зияратына якыннары, Бәйрәм ансамблендә бергә эшләгән хезмәттәшләре, Кукмара, Әлмәт, Башкортстаннан дуслары килгән.

Тагын бер зур вакыйга — Хәния Фәрхи яшәгән йортта истәлек тактасы ачтылар. Җырчы монда 2005 — 2017нче елларда яшәгән.

Май аенда Хәния Фәрхигә туган ягы Тәтешледә һәйкәл ташы куелды. Аңа кадәр музее ачылган иде. Җыр конкурсы оештырыла. 27 сентябрьдә Казанда искә алу концерты узачак.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров