https://tnv.ru
08 Сентябрь 2022, 11:09
1307
0

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин (Элвин Грей) яңа концерт сезоны алдыннан чәчләрен буяткан.
"Элек мин Радик идем. Ак Элвин Грей кире кайтты. Җәй буе чәчләрем ял итте", - дип сөйли җырчы.
Исегезгә төшерәбез, Элвин Грей исеме астында чыгыш ясаучы Радик Юльякшинга "Татарстан Республикасының атказанган артисты" исеме бирелде. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре кысаларында сәнгать осталарының гала-концертында узды. Бүләкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Элвин Грей Мәскәүгә күченүе турында һәм милли телләрдә иҗат итүне туктатуын, татар һәм башкорт эстрадасыннан китүен хәбәр иткән иде.
Фото: t.me/elvin_grey_music_official

Бүлешергә
Комментарии 0