https://tnv.ru
11 Июль 2023, 12:28
437
0

Танылган радио алып баручысы, пародист, юмор остасы Әбри Хәбриев өченче тапкыр әти булачак! Моны ул шаян формада язылучыларына сөйләде.
Әбригә хатыны бу яңалыкны туган көнендә, бик кызык итеп хәбәр иткән.
«Туган көнгә хатын быел бүләк алып тормаган.
Шаккаттырыйм әле диеп бер сюрприз җайлаган.
Аны күргәч, күзкәйләрем маңгайга менеп китте.
Телсез калдым, сөенечтән йөрәк сикереп типте.
Менә бу ичмасам бүләк, искитмәле, шәп, кызык!
Хатын кулыма тоттырды, ике параллель сызык!», - дигән шигырь дә уйлап тапкан Әбри!
Гаиләне шундый олы сөенеч белән без дә котлыйбыз!
Фото: соцсети
Бүлешергә
Комментарии 0