Онлайн трансляция

Свернуть

Алсу һәм Азат Фазлыевлар сөенечләре белән уртаклашты

Алсу һәм Азат Фазлыевлар сөенечләре белән уртаклашты

https://tnv.ru

26 Февраль 2024, 10:40

677

0

Алсу һәм Азат Фазлыевлар сөенечләре белән уртаклашты
Казандагы концертлары барышында җырлы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевларга Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе тапшырылды. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

"Бу безнең өчен бик зур бүләк! Безне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләделәр. Иҗат өлкәсендә күп җирләрдә чыгыш ясап, бик күп төбәкләрдә булганнан соң бирелгән кадерле бүләк! Зур тирән рәхмәтләребез тамашачыларга, иҗатыбызны бәяләгәннәре өчен Мәдәният Министрлыгына, якыннарыбызга һәм бер-беребезгә! Без бик бәхетле!", - дип яза Азат.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар