https://tnv.ru
29 Ноябрь 2024, 16:56
477
0
Тамашачы, язылучылар бик сораса да, Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар әлегә уллары Алимны социаль челтәрләрдә күрсәтергә ашыкмый. Бүген дөнья күргән “Ә Син?” тапшыруында популяр җырчы Алия Төхвәтуллина күз тиюгә алай ук ышанмаса да, баланы бу яшьтә ук интернетка куюга каршы булуларын әйтте.
“Миңа калса, без Алимны 18 яшькә кадәр күрсәтмәбез(көлә). Юк, мин андый караш белән яшәмим, балага күз тия дип утырмыйм.
Безнең челтәрләребездә нинди генә кеше юк. Без Ришат белән уртак фикергә килдек. Ул бигрәк тә күрсәтүгә каршы. Минем үземнең дә күрсәтәсе килми. Әлбәттә, урамда, төрле җирләрдә аны күрәләр. Безне бик күп кеше карый, шуңа күрсәтмәскә дип уйладык”, - диде ул.

Бүлешергә
Комментарии 0