https://tnv.ru
29 Ноябрь 2024, 17:54
2275
0
Популяр җырчы Алия Төхвәтуллина үзенең социаль челтәрләрдәге аудиториясе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, кайбер кешедә нормаль булмаган кызыксыну бар.
Аларның нәрсәне дә булса күрәсе, беләсе килә. Аны белгәч, тынычланалар. Мәсәлән, халык алдан ире Ришат Төхвәтуллинның кем белән йөргәнен беләсе килгән. Алия сүзләренчә хәзер ул юк, эстрадада аңа охшаш хәл Ильмира Нәгыймова белән кабатлана икән.
“Ильмира Нәгыймованы күзәтеп барам, ул йөргән егетенең битенә смайликлар куя, яшерә һәм кешенең кызыксынуы таша, караулары арта башлый. Мин аңа үзебезнең дә шулай булуын әйттем. Дөресрәге, өйләнгәч, бала булгач, кызыксыну кимеде.
Алия сүзләренчә, хәзер язылучыларның Алимны күрәсе килә. Җырчы улларын социаль челтәрләрдә кайчан күрсәтәчәкләрен дә әйтте. Моны сез ТНВда “Ә Син?”нең бүген чыккан чыгарылышын карап белә алачаксыз.

Бүлешергә
Комментарии 0