https://tnv.ru
10 Январь 2025, 10:30
427
0
Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов үзенә ясалган пародияләргә уңай карый һәм һәрберенә рәхмәт кенә белдерә икән. Бу хакта ул ТНВ каналында чыгучы "Сөйләшергә вакыт" тапшыруында әйтте.
"Пародияне начар кешегә ясамыйлар. Күп кеше аңламыйча, талашып, сугышып бетә. Мин аларны сай фикерле, тар күңелле кешеләр дип әйтер идем. Аны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Миңа ул ни бар, ни юк. Эшләгәннәре өчен рәхмәт", - дип белдерде ул эфир барышында.
Бүген Салават Фәтхетдинов үзенең 65 яшьлек туган көнен билгели! Озын гомер, ныклы сәламәтлек, балалар-оныклар-оныкчыклар бәхете телибез!

Бүлешергә
Комментарии 0