https://tnv.ru
10 Январь 2025, 11:47
78
0
ТР Мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре махсус хәрби операция зонасында алгы сызыкта хәрбиләргә рухи яктан теләктәшлек күрсәтүне дәвам итә. Шушы көннәрдә Нәзарәтнең полк имамы, Татарстан Мөфтие ярдәмчесе Мөхәммәт Хәйрулаев 137 нче бригаданың өч батальонында булды, дип яза Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Аның белән шулай ук алгы сызыкка Казан епархиясеннән Растислав атакай да барды.
Очрашулар вакытында Мөхәммәд хәзрәт сугышчыларга ТР Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның кайнар сәламнәрен тапшырды, Татарстан мөселманнары башлыгының барысы өчен дә борчылуын һәм алар туганнары һәм якыннары янына исән-сау кайтсыннар өчен, дога кылуын хәбәр итте.
Мөхәммәд Хәйрулаев сугышчылар алдында Коръән укыды, сүрәләрне яуда һәлак булганнарга багышлады. Ул шулай ук солдатларга Ватанга мәхәббәт турында вәгазь сөйләде.
Фото: dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0