https://tnv.ru
29 Ноябрь 2021, 16:40
652
0
Маршрут Меховщиклар урамындагы төзелеш эшләре белән бәйле рәвештә кыскартылачак.
Казанда 30 ноябрьдән 31 номерлы «IKEA кибете – Иске Победилово торак массивы» автобус маршруты схемасы вакытлыча үзгәрде һәм 31а номерлы «Иске Победилово – Макарон фабрикасы» маршруты кертелде. Тиешле боерыкка Транспорт буенча комитетта кул куелды, дип хәбәр ителә шәһәр Мэриясе сайтында.
30 ноябрьдән 31 номерлы автобус Кызыл Татарстан һәм Меховщиклар урамнары киселешендә «Мех берләшмәсе» тукталыш пунктына кадәр туры бара, аннары – маршрут буенча кире юнәлештә хәрәкәт итә.
Шул ук вакытта Юл Урам һәм Магистраль урамнары киселешендә борылыш ясау урыны оештырылып, 31а номерлы «Иске Победилово – Макарон фабрикасы» автобус маршруты файдалануга тапшырылачак, аннары маршрут буенча – кире юнәлештә хәрәкәт итәчәк.
Автобусларның хәрәкәт схемасын үзгәртү Меховщиклар урамындагы төзелеш эшләре белән бәйле һәм алар тәмамланганчы кертелә.
Шул ук урамнар буйлап 77 номерлы «Дуслык тыкрыгы – Нефтебаза» автобусы маршруты уза.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0