https://tnv.ru
24 Январь 2022, 15:34
4754
0

Яр Чаллы янындагы Мәләкәс авылында яшь парларның үлүе турында тикшерү версиясе белән якын туганнары, дуслары һәм хәтта авылдашлары килешми.
"Бүген җирләү, икесен дә бер кабергә күмәчәкләр. Кыл Чаллыда моргта, тиздән алып кайтачаклар. Ә ирен Алабугадан алып кайтачаклар. Икенче кызны Ижауга алып китәчәкләр, диләр. Матбугатта язган сүзләр дөрес түгел. Алар бары тик язылышкан вакытта да дус-тату яшәделәр. Ире беркемне дә үпкәләткәне булмады" - дип авылдашларының сүзләрен китерә Сhelny-biz басмасы.
Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллының Мәләкәс авылындагы шәхси йортта, 25 яшьлек бер ир-ат 20 яшьлек хатынын һәм аның 18 яшьлек сеңлесен үтерә. Соңыннан ул үзенә дә кул салган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Фаҗига туйдан соң өч көннән була. Һәлак булганнарны туганнары таба. Бу факт буенча Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе «кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Фото: социаль челтәрләр

Бүлешергә
Комментарии 0