Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда ДНР һәм ЛНР күченергә мәҗбүр булучыларга эш урыннары тәкъдим итә башладылар

Татарстанда ДНР һәм ЛНР күченергә мәҗбүр булучыларга эш урыннары тәкъдим итә башладылар

https://tnv.ru

07 Апрель 2022, 12:20

1556

0

 Татарстанда ДНР һәм ЛНР күченергә мәҗбүр булучыларга эш урыннары тәкъдим итә башладылар
Кичә Татарстанда Донецк белән Луганск республикаларыннан күченергә мәҗбүр булучыларга эш урыннары тәкъдим итә башладылар. Беренче ярминкә - Яшел Үзән районының Васильево шифаханәсендә узды.

Монда урнаштырылган 92 кешенең 41е хезмәт яшендә. Алар өчен Яшел Үзән белән Казанның 9 предприятиесе үзләрендә булган вакансияләр турында сөйләде. Кызыксынучыларны предприятиегә алып барып, эш шартлары белән таныштырырга әзерләр.

Ярминкәдә катнашучы оешмалар арасында тулай торакта тору урыны тәкъдим итүчеләр дә бар. Казанның "Блеск" җәмгыяте шундыйлардан. Яшел Үзәннең "Серго" заводы 200әп кешене эшкә алырга әзерлеген белдерә.

Күченергә мәҗбүр булучыларның 38е бүген төрле оешмаларга барып карарга булган. Пенсия яшендәгеләр дә эшлибез дип тора. Мондый ярминкәләр атна саен узар дип планлаштырыла.


#Своихнебросаем #Zамир #ЗаПрезидента #закончимвосьмилетнюювойну #безпаники


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров