Онлайн трансляция

Свернуть

Казаннан Нур-Солтанга яңа туры рейслар оча башлаячак

Казаннан Нур-Солтанга яңа туры рейслар оча башлаячак

https://tnv.ru

05 Июль 2022, 17:21

786

0

Казаннан Нур-Солтанга яңа туры рейслар оча башлаячак
17 июльдә Казан аэропортыннан Нур-Солтанга яңа туры рейслар эшли башлаячак. Очышлар якшәмбе көннәрендә башкарылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Казаннан самолет 19:40 сәгатьтә очып китә һәм Нур-Солтан аэропортына 1:15 сәгатьтә очып төшә. Кире очыш киләсе көнне, дүшәмбе – 2:05 сәгатьтә башкарылачак һәм Казанга 1:40 сәгатьтә  килеп җитәчәк. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Очышлар Red Wings авиакомпаниясе тарафыннан башкарыла. Маршрутларга 100 пассажир сыйдырышлы SSJ 100 самолетлары җәлеп ителгән.

фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров