Онлайн трансляция

Свернуть

Бүгенге көннән башлап мобилизацияләнгән казанлыларның балалары җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана ала

Бүгенге көннән башлап мобилизацияләнгән казанлыларның балалары җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана ала

https://tnv.ru

10 Октябрь 2022, 17:49

128

0

Бүгенге көннән башлап мобилизацияләнгән казанлыларның балалары җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана ала
Мобилизацияләнгән казанлыларның 8 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалары түләүсез теләсә нинди җәмәгать транспортыннан файдалана ала. Хәзерге вакытта 300 дән артык шундый электрон юл йөрү билеты җитештерелгән

Электрон юл йөрү билетын алу өчен гомуми белем бирү учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә һәм гариза бирергә кирәк. «Электрон юл йөрү билеты Россия Федерациясе гражданнары белән туганлыкны раслаучы документлар нигезендә ата-аналар яки законлы вәкилләр гаризасы буенча бирелә. Транспорт карталары гомуми белем бирү учреждениеләре тарафыннан тапшырыла», – дип аңлатты Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

Ул билгеләп үткәнчә, машина йөртү һәм кондукторлык составлары белән өстәмә инструктажлар уздырылган. Бушлай йөрү өчен ташлама шәһәрара автобус маршрутларына кагылмый.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров