Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа атна +16 градус белән шатландырачак

Яңа атна +16 градус белән шатландырачак

https://tnv.ru

16 Апрель 2023, 23:17

558

0

Яңа атна +16 градус белән шатландырачак
17  апрельдә Татарстан җирлегендә явым-төшемсез болытлы көн көтелә.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы +1..-4 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көнчыгышның иң чиктәш районнарында бу сан -8 градус булачак. Көндез һаваның максималь температурасы +11..+16 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә +1..-4 градус булачак. Көндез Республика башкаласында һава +13..+15 градуска кадәр җылыначак.

Фото: chudo-prirody.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров