Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 46 кеше кызамык йоктырган

Татарстанда 46 кеше кызамык йоктырган

https://tnv.ru

28 Апрель 2023, 16:20

895

0

Шуларның 20се – балалар.

Татарстанда 46 кеше кызамык йоктырган
Татарстанда 46 кеше кызамык йоктырган. Быел авыруның иң беренче очрагы февральдә теркәлгән иде. Бу мәгълүматны ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина раслады.

Чирне йоктыручыларның 20се– балалар икән. Авыручыларның 80% Татарстанга Таҗикстаннан килгән. Шулай ук Мәскәү, Новосибирск, Бурятия һәм Египеттан да кызамык алып кайтучылар бар.

Әлеге 46 авыручы барлыгы 12 047 кеше белән элемтәгә кергән. Алар да хәзер табиблар күзәтүендә. Кызамыкка каршы вакцина ясатмаганнарга прививка ясыйлар. Бүгенгә аны 1409 кеше кадаткан. Бу – куркыныч астында булган кешеләрнең 80 проценты дигән сүз.

“Таяну ноктасы” тапшыруында белгечләр кызамыкка каршы тору юллары турында фикер алышты.

Фото: altaytoday.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров