https://tnv.ru
24 Май 2023, 16:19
1212
0
Зәй районының берничә авылында бүре күргәннәр. Көтелмәгән «кунак»ның фотосурәтләрен шаһитлар Зәйнең район газетасына җибәргән.
Беренче булып бүрене Суык-Чишмә авылында күргәннәр. Аңа урман хуҗалыгы хезмәткәре тап була.
Соңрак Карамалы авылы янындагы урман полосасында да бүрегә юлыгалар. Ерткыч җанварларның, урманнан чыгып, кеше яшәгән йортларга килүе ихтимал. Хәзер биредә аучылык хезмәте белгечләре кизү тора.
Лаеш районында да ерткыч җанвар булуы мөмкин. Анда яшәүчеләр яр буенда аю эзләрен күргән.
Фото: «Новости Заинска»

Бүлешергә
Комментарии 0