https://tnv.ru
03 Июль 2023, 11:20
121
0

Татарстанның хәрби-сәнәгать комплексы өчен зур вакыйга һәм истәлекле көн. Яшел Үзәннең суднолар төзү заводында яңа кече ракета корабын суга төшерделәр. 22800 проект буенча җыелган бу судноны «Туча» — «Болыт» дип атаганнар. Ул бик төгәл атучы, заманча корал белән җиһазландырылачак, бортына ракеталар куярга була.
Аны кулланылышка тапшыру вакыйгасы зур бер тантанага әйләнде. Чөнки күптән түгел илдә корабль төзүчеләр көне иде. Шул уңайдан, завод хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Хәбәрчебез — Инзилә Хөсәинова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0