https://tnv.ru
03 Июль 2023, 11:42
90
0

Алексеевск районында махсус операциядән ялга кайткан хәрби якыннарына сюрприз ясаган. Ул, беркемне дә кисәтмичә, сеңле янына чыгарылыш кичәсенә килгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Иртән ир-атны вокзалда дуслары каршы алган. Ул, кайтуын сер булып тотар өчен, кичкә кадәр өенә кайтмый.
Чыгарылыш кичәсенең иң кызган мәлендә хәрби тантана үткәрелгән кафега килә. Бертуганына чәчкә бәйләмен бүләк итә. Шунда ук ир-ат янына аның әнисе йөгереп килгән. Ул аны 8 ай күрмәгән.
Моңа кадәр шундый җылы очрашу мизгелләрен үзенең телеграм-каналында Буа районы башлыгы Рәнис Кәмәртдинов та куйган иде. Ул видеода Украинадан ялга кайткан хәрбинең әнисе һәм әбисенә ап-ак орхидея чәчкәсен бүләк итү мизгелләре сурәтләнгән.
Фото: Татар-информ

Бүлешергә
Комментарии 0