https://tnv.ru
23 Январь 2024, 13:53
163
0

Янгын күзәтчелегенә Яшел Үзән шәһәренең «Идел» реабилитация үзәге сакчысы шалтыраткан. Аның сүзләренчә, кич белән кар көрәгәндә таксидан чыккан исерек ир-атның Идел елгасы култыгы аша каршы як ярга таба баруын күрә. Сакчы бу кешене туктатырга тырышса да, ул, исерек хәлдә, кар көртләре аша турыдан гына чыкмакчы була.
Бу кеше елга уртасына барып җитә һәм анда кар көрте эчендә югала. Моны күзәтеп торган сак хезмәткәре аны боз астына төшеп киткәндер дип уйлап, коткаручыларны чакырта. Урынга Яшел Үзәннең 34нче янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре килә һәм ирне таба. Ул, әлбәттә инде, шундагы кар көртендә йоклап киткән һәм уяу сакчы аркасында гына исән калган.
Янгын сүндерүчеләр ир-атны кардан чыгара, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртып, аны медицина хезмәткәрләре кулына тапшыра, дип яза "Яшел Үзән" газетасы.
Фото: yashel-uzan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0