Онлайн трансляция

Свернуть

Быел Татарстан юлларын кар белән боздан яңа технологияләр ярдәме белән чистартачаклар

Быел Татарстан юлларын кар белән боздан яңа технологияләр ярдәме белән чистартачаклар

https://tnv.ru

13 Ноябрь 2019, 15:13

225

0

Кышын юл хезмәтләре тәүлек дәвамында, ялларсыз һәм бәйрәмсез эшләячәк.

Быел Татарстан юлларын кар белән боздан яңа технологияләр ярдәме белән чистартачаклар
Быел Татарстан юлларын кар белән боздан яңа технологияләр ярдәме белән чистартачаклар. Элекке ысуллар да кала. Меңләгән тонна реагент сатып алынган, йөзләгән махсус техника чыгачак. Бүген юлчылар кышка әзерлек нечкәлекләре турында сөйләде.

Кышын юл хезмәтләре тәүлек дәвамында, ялларсыз һәм бәйрәмсез эшләячәк.

Быел республикада 500 чакрым юл төзекләндерелгән. 22 авылдан - үзәк трассага кадәр каты өслекле юл салына. Аларның 11е - "Авылларны үстерү" программасы буенча.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин: Татарстанның автомобиль юлларын 9 генераль оешма төзекләндерә, чистарта. 52 базада бозлавыкка каршы материаллар җитәрлек күләмдә тупланды.

Техника җитәрлек, ди белгечләр. Казанда гына да махсус 90 машина сатып алынган. Кубесе - кечкенә тракторлар.

Хезмәткәрләрне - ел дәвамында эшләрлек итеп чакыралар. Җәен - юл салсалар, кышын - урам чистартачаклар.

Тулырак "Татарстан хәбәрләре" сюжетында карый аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров