Онлайн трансляция

Свернуть

"Ай булмаса, йолдыз бар" сериалының тәлинкә вату тантанасы узды

"Ай булмаса, йолдыз бар" сериалының тәлинкә вату тантанасы узды

https://tnv.ru

26 Август 2025, 10:16

35

0

"Ай булмаса, йолдыз бар" сериалының тәлинкә вату тантанасы узды
Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуына багышлап, ТНВ каналы заказы буенча, “Ватан 21нче гасыр” кинокомпаниясе быел яңа сериал төшерә. Ул танылган драматургның "Ай булмаса, йолдыз бар" әсәренә нигезләнгән.

Бүген кино традицияләренә тугры калып, тәлинкә ваттылар. Иҗат төркеменә хәер-фатихасын Татарстан Рәисе каршындагы туган телләрне саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җиткерде. Кино төшерүчеләр ай ярым дәвамында республиканың 6 районында, шул исәптән Казанда эшли.

ТНВны - татарның кино сәнгате һәм тамашачы арасындагы күпер дип атадылар. Туфан Миңнуллинны бүген ничек искә алдылар? Тулырак Алия Сабирова.

Фото: ТНВ, Алмаз Шиһабетдинов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар