Онлайн трансляция

Свернуть

"Кеше китә - җыры кала" "Алтын Мөнбәр" кинофестивалендә "Иң яхшы кыска метражлы милли фильм" номинациясендә җиңү яулады

"Кеше китә - җыры кала" "Алтын Мөнбәр" кинофестивалендә "Иң яхшы кыска метражлы милли фильм" номинациясендә җиңү яулады

https://tnv.ru

10 Сентябрь 2025, 09:19

51

0

"Кеше китә - җыры кала" "Алтын Мөнбәр" кинофестивалендә "Иң яхшы кыска метражлы милли фильм" номинациясендә җиңү яулады
ТНВ каналында чыгучы "Кеше китә-җыры кала" фильмы «Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестиваленең "Иң яхшы кыска метражлы милли фильм" номинациясе дипломын һәм статуэткасын алды.

"Кеше китә - җыры кала" сериалының режиссеры — Александр Далматов, баш оператор — Максим Самсонов, баш рәссам Булат Гыйльванов, композитор — Миләүшә Хәйруллина, башкарма продюсерлар — "Хыял" продюсерлык үзәге җитәкчеләре Нияз Сабиров һәм Эдуард Никитин.

Сериалда төп рольләрне Илсур Хәертдинов, Ләйсән Әхмәдиева, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Ләйсән Рәхимова, Эмиль Талипов, Олег Фазылҗанов, Лилия Мәхмүтова, Зөфәр Харисов, Фәридә Сафина, Алсу Каюмова, Руслан Әюпов, Сиринә Хисмәтуллина, Илсаф Нәҗипов, Рөстәм Гайзуллин, Артем Пискунов, Рузанна Хәбибуллина, Гөлшат Абдулманова, Айзат Хәйруллин, Әдилә Хәсәнова һәм башкалар башкара. Проектта Татарстанның 10 театрыннан йөздән артык актер катнашты.

"Ватан 21 век" кинокомпаниясе "Кеше китә - җыры кала" сериалын Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә "Татарстан — Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе заказы белән төшерде. Сериал Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм В.Д Шашин исемендәге "Татнефть" АҖ компаниясе ярдәмендә әзерләнде.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта яңа татарча сериал - Туфан Миңнулинның "Ай булмаса, йолдыз бар" әсәренә нигезләнгән телесериал съемкалары бара. 

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар