Онлайн трансляция

Свернуть

Проект турында


Проектның төп максаты, һичшиксез, тышкы яктан гына түгел, ә иң мөһиме, хатын-кызларыбызның эчке ягын да яңарту, күзләрендә очкын уяту. Хатын-кызлар гына түгел, тапшыруда ир-атлар да катнаша, чөнки алар да яхшы стилист һәм психологларга мохтаҗ.

Тапшыру геройларына яңа имидж булдырыла. Без барыбыз да матур булырга яратабыз, үз-үзебезне һәм тирә-юньдәгеләрне яратабыз. Һәм бу яхшы, чөнки без матур киенгән хатын-кызларны күргәндә, без аларга сокланабыз. Менә без хатын-кызларга сокланырлык карашларны тотарга ярдәм итәргә телибез.

Бу проектта үз-үзен генә түгел, бөтен дөньяга карашын, тормышын үзгәртергә теләгән һәркем (ир-ат, хатын-кыз) катнаша ала. Моның өчен акча түләргә кирәкми, бары тик анкета тутырырга гына кирәк. Безнең ярдәм белән үзгәрергә теләүчеләргә бернинди дә махсус таләпләр юк. Бердәнбер шарт-тапшыру геройлары үз тарихын сөйләргә һәм аларның тышкы яктан үзгәрергә, тормышларын үзгәртергә теләүләрен аңлатырга тиеш. Дөрес, тагын бер шарт бар: проектта катнашучылар татар телен камил белергә тиеш. Бу таләп безгә үзгәрергә килүчеләргә генә кагыла. Бездә стилист һәм психологлар да матур әдәби татар телендә сөйли.

Алып баручы: Гөлназ Сәфәрова
Эфирга чыгу вакыты: якшәмбе, 10:15, сишәмбе 18:00, шимбә 15:00