Онлайн трансляция

Свернуть

"ШАЯН ТВ" каналы «ТЭФИ-KIDS 2021» премиясе финалы мактаулы исемлегенә керде

"ШАЯН ТВ" каналы «ТЭФИ-KIDS 2021» премиясе финалы мактаулы исемлегенә керде

https://tnv.ru

19 Октябрь 2021, 12:40

359

0

"ШАЯН ТВ" каналы «ТЭФИ-KIDS 2021» премиясе финалы мактаулы исемлегенә керде
18 октябрь көнне Мәскәүдә «ТЭФИ-KIDS 2021» телевизион милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды!

«ШАЯН ТВ» каналы башкарма директоры — баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова дә әлеге бәйрәмдә булып кайткан!
Барлыгы «ТЭФИ-KIDS 2021» премиясе финалына 30 кандидат сайланып алынган.

Беренче татар балалар телеканалы «Канал дизайны» номинациясендә мактаулы исемлеккә керде. Җиңүчеләрне исә мактаулы жюри билгеләде, алар арасында продюсер Виктор Дробыш, дирижер Юрий Башмет, алып баручылар Юлия Барановская, Оксана Федорова һәм башкалар.

Әйтергә кирәк, номинация кысаларында конкуренция бик җитди булды. «ШАЯН ТВ» белән берлектә иң зур медиа-холдинглар һәм брендлар финалга чыкты.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров