Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 8 кешенең гомере коронавирус аркасында өзелгән

Татарстанда 8 кешенең гомере коронавирус аркасында өзелгән

https://tnv.ru

21 Октябрь 2021, 10:05

256

0

Татарстанда 8 кешенең гомере коронавирус аркасында өзелгән
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының яңартылган мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә COVID-19 вирусы республиканың тагын 8 кешесе гомерен өзгән. Шулай итеп, ТРда пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлем очракларының гомуми саны 885 җиткән.

Яңа корбаннар арасында 59-88 яшьлек 5 хатын-кыз, шулай ук 61 яшьтән 76 яшькә кадәр өч ир-ат бар.

Татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза белән расланган.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин вице-премьер Татьяна Голикованың илдә коронавирус вәзгыяте аркасында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр өстәмә ял көннәре кертү инициативасын хуплады. Президент хезмәт хакы сакланырга тиешлеген билгеләп үтте.

Татарстанда коронавирус белән катлаулы вәзгыятькә карамастан, Рөстәм Миңнеханов республикада 23 октябрьдән ял көннәрен кертмәү турында Карар кабул итте.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров