Онлайн трансляция

Свернуть

25 октябрь ТНВ каналында "Бер-бер хәл" дип исемләнгән яңа сериал премьерасы булачак

25 октябрь ТНВ каналында "Бер-бер хәл" дип исемләнгән яңа сериал премьерасы булачак

https://tnv.ru

22 Октябрь 2021, 17:30

2632

1

Төп максаты — тамашачыны милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этәрү.

25 октябрь ТНВ каналында "Бер-бер хәл" дип исемләнгән яңа сериал премьерасы булачак
Дүшәмбе, ягъни 25 октябрьдән, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында «Бер-бер хәл» дип исемләнгән татарча сериал күрсәтелә башлаячак.

Сериалны «Яна Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча «Ватан — XXI гасыр» кинокомпаниясе төшерде.



Сюжет нигезендә ире — татар, хатыны — рус милләтеннән булган зур гаилә язмышы. Алар көндәлек мәсьәләләрне бергәләп чишә. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин мәсьәләләре алгы планга чыга. Төп максаты — тамашачыны милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этәрү.

«Бер-бер хәл» кыска вакыт эчендә төшерелә. Актерлар һәм төшерү группасының яз һәм җәй айлары съемкаларда үтә. 40 сериядән торган сериал 5 ай эчендә төшерелеп бетә.



«Бер-бер хәл» сериалының баш режиссёры Алмаз Әкбәров проект белән эшләү иҗат төркеменә дә, артистларга да кызыклы булуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, сериал тамашачы күңеленә хуш киләчәк.

Төп рольләрдә Казан театрларының әйдәп баручы актерлары: ТР халык артисты Радик Бариев (Камал театры), ТР атказанган артисты Зөлфия Вәлеева (Тинчурин театры), ТР халык артисты Фирая Әкбәрова (Камал театры), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Әсхәдуллин. Шулай ук, сериалда яшьләр — Казан театр училищесын тәмамлаган Эльвина Насыйбуллина, Фәрхәд Мөхәмәтҗанов һәм «Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы Азамат Зәйнуллин да катнаша.



Сериалга хәер-фатыйха июнь аенда бирелде. Тантанада ТНВ генераль директоры Илшат Әминов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Депутаты Айрат Зарипов, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесе Айрат Сибагатуллин катнашты.

Сериалны «ТНВ-Татарстан» каналында 09:00, 14:45 һәм 22:00дан соң, ә «ТНВ-Планета» каналында 08:00 һәм 21:25 сәгатьләрдә карап булачак.








Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 1

Гульнара

А этот сериал можно будет посмотреть где-то онлайн? По ТВ в неудобное для меня время идёт.

Аватар

Новости партнёров