Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген ТНВ каналында зур вакыйга - татарча сериал премьерасы!

Бүген ТНВ каналында зур вакыйга - татарча сериал премьерасы!

https://tnv.ru

25 Октябрь 2021, 10:31

874

1

Бүген ТНВ каналында зур вакыйга - татарча сериал премьерасы!
25 октябрьдән, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында «Бер-бер хәл» дип исемләнгән татарча сериал күрсәтелә башлаячак.

Сериалны «Яна Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча «Ватан — XXI гасыр» кинокомпаниясе төшерде.

Сюжет нигезендә ире — татар, хатыны — рус милләтеннән булган зур гаилә язмышы. Алар көндәлек мәсьәләләрне бергәләп чишә. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин мәсьәләләре алгы планга чыга. Төп максаты — тамашачыны милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этәрү.

«Бер-бер хәл» кыска вакыт эчендә төшерелә. Актерлар һәм төшерү группасының яз һәм җәй айлары съемкаларда үтә. 40 сериядән торган сериал 5 ай эчендә төшерелеп бетә.

Төп рольләрдә Казан театрларының әйдәп баручы актерлары: ТР халык артисты Радик Бариев (Камал театры), ТР атказанган артисты Зөлфия Вәлеева (Тинчурин театры), ТР халык артисты Фирая Әкбәрова (Камал театры), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Әсхәдуллин. Шулай ук, сериалда яшьләр — Казан театр училищесын тәмамлаган Эльвина Насыйбуллина, Фәрхәд Мөхәмәтҗанов һәм «Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы Азамат Зәйнуллин да катнаша.

Сериалга хәер-фатыйха июнь аенда бирелде. Тантанада ТНВ генераль директоры Илшат Әминов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Депутаты Айрат Зарипов, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесе Айрат Сибагатуллин катнашты.

Сериалны «ТНВ-Татарстан» каналында 09:00, 14:45 һәм 22:00дан соң, ә «ТНВ-Планета» каналында 08:00 һәм 21:25 сәгатьләрдә карап булачак.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 1

не робот

Татарча-русча дөресерәк булыр.

Аватар

Новости партнёров