Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның йокламый торган авылы - видео

Татарстанның йокламый торган авылы - видео

https://tnv.ru

06 Декабрь 2021, 14:26

746

0

ТНВ каналы "Әйдә Татарстан" проекты аша тарихны барлый.

Татарстанның йокламый торган авылы - видео
Гомер буе укытучы булып эшләгән ханымнар, лаеклы ялга чыккач оста итеп рәсем ясарга, чигү чигәргә өйрәнгәннәр, ә элеккеге колхоз рәисе хәзер шигырьләр яза. Пенсиядәге абзый исә ТНВ каналын карап кәрзиннәр үрә. Бу оста куллы кешеләр барысы да бер авылда яши.

Бүген без, "Әйдә Татарстан" сәхифәсендә Зәй районының Аксар авылы турында сөйлибез. Анда һәр йортта оста куллы кешеләр гомер итә. Авыллар бетә дип кул кушырып утырмыйлар, һәрберсенең үз шөгыле бар.

Риваятьләр буенча Аксарны тирә юньдә - Йокламый торган авыл - дип, йөртәләр. Чөнки көнне төнгә ялгап эшлиләр. Ә инде җыр - бию ярдәмендә борынгы гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыралар. Торышның ямен хезмәттән күрүче кешеләр белән Илдар Сафиуллин аралашып кайтты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров