Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа Чишмә районында фермасыз калган халык авыл бетәр дип курка - видео

Яңа Чишмә районында фермасыз калган халык авыл бетәр дип курка - видео

https://tnv.ru

09 Октябрь 2023, 17:00

63

0

Яңа Чишмә районында фермасыз калган халык авыл бетәр дип курка - видео
Искене сүткәннәр, яңасының киләчәге — томанлы. Яңа Чишмәдә ферманың бетүе — авылны да бетермәсме?

«Иске инвесторның яңа проекты — авылның киләчәген куркыныч астына куя». Без Яңа Чишмә районыннан шундый хәбәр алдык. Сентябрь — Тубылгы Тау авылындагы хуҗалыкта — терлекчеләр өчен соңгы эш ае була. Мондагы җәмгыять җитәкчелеге 1800 баш терлекне бетерә, шуның артыннан фермаларны сүттерә. Совет заманыннан авылларны эшле иткән комплексларның күз алдында юкка чыгуы — жирле халык өчен фаҗигага тиң була.

Хәзер Тубылгы Тау — фермасыз, дистәләгән кеше эшсез калган. Юк, предприятие кешеләргә яңа урын тәкдим итә итүен, ләкин ул башка районда һәм анда тәүлек аралаш йөреп эшлисе. Йорт-җирен, мал-туарын ярты көнгә дә калдыра алмаган авыл халкы — инвесторны хәлләренә кермәүдә гаепли. Ә хуҗалар элеккечә бизнес алып бара алмауга сылтый. Алар яңа комплекс төзергә вәгъдә иткән. Әмма — икътисади кыенлыклар инвестиция проектын курсәтелгән вакытка тормышка ашырырга мөмкинлек бирми икән.

Иске урынына яңа кайчан салыныр? Яңа проект авылга да инвестиция булырмы? Рания Абдрахманова репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров