Онлайн трансляция

Свернуть

Әтнәдә куркыныч чир: 5 мең терлек юк ителәчәк

Әтнәдә куркыныч чир: 5 мең терлек юк ителәчәк

https://tnv.ru

28 Ноябрь 2023, 09:38

353

0

Әтнәдә куркыныч чир: 5 мең терлек юк ителәчәк
Әтнә районында Тукай хуҗалыгындагы терлекләрдә куркыныч йогышлы чир - бруцеллёз табылган. Бу - Республикадагы иң зур предприятиеләрнең берсе, Әтнәдә дә иң зурысы булып санала.

Монда 5 мең 700 сыер бар. Авыруны бүгенгә шуларның 600ендә ачыклаганнар. Хәзер хуҗалыкта һәм авыл җирлегендә - карантин игълан ителгән. Терлекләрне сатарга да, читтән китерелгәннәрне алырга да ярамый. Чир шуның белән куркыныч - ул хайваннан кешегә күчәргә мөмкин. Ә кешедән - кешегә йокмый! Хәзер хуҗалыктагы бөтен терлекләрне юк итә башлыйлар.

Йогышлы авыру Әтнәгә кайдан кергән? Аны дәвалап буламы? Хәзер хуҗалыкта нинди чаралар күрелә? Рания Абдрахманова тулырак.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров