Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелмәячәк

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелмәячәк

https://tnv.ru

07 Декабрь 2023, 10:01

75

0

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелмәячәк
Бүген суыклар аркасында Татарстан буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздырмау турында карар чыккан. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте ТНВ каналына 9 декабрьдә ярминкәләр уздырылмавы турында хәбәр итте.

"Бу һава шартлары белән бәйле, чөнки төп авыл хуҗалыгы продуктлары: яшелчәләр, сөт, сөт продуктлары өшәячәк. Аңлавыгызны сорыйбыз һәм киләсе ярминкәләрдә көтеп калабыз", - диелә ведомство хәбәрендә.

Татарстанда -32 градуска җитәчәк суыклар фаразлыйлар.

Фото: agro.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров