Онлайн трансляция

Свернуть

Кайбыч районында куркыныч йогышлы чир - бруцеллёз ачыкланган

Кайбыч районында куркыныч йогышлы чир - бруцеллёз ачыкланган

https://tnv.ru

13 Февраль 2024, 10:54

71

0

Кайбыч районында куркыныч йогышлы чир - бруцеллёз ачыкланган
Кайбыч районында куркыныч йогышлы чир - бруцеллёз ачыкланган. Бу авыру Иске Чәчкаб авылындагы 5 шәхси хуҗалыкта һәм аның күршесендәге фермер хуҗалыгында табыла.

Буаз сыерларның бозаулары төшкәч, алардан анализ алганнар. Хәзер Иске Чәчкабта карантин игълан ителгән.

Бу соңгы ярты елда Республикадагы өченче очрак. Моңарчы Яңа Чишмә белән Әтнәдә табылган иде. Анда авыру хайваннардан 13 кешегә дә йокты. Бруцеллёз иярткән хайваннарның температурасы күтәрелә, бизгәк башлана, йөрәге һәм нерв сиситемасы зарарлана. Тиешенчә пешерелмәгән ит, кайнатылмаган сөт аша инфекциянең кешегә күчүе бар. Ел башында Республика җитәкчелеге предприятиеләрнең биологик иминлеген арттыру бурычын куйды. Кайбычтан Чулпан Касыймова репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров