Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтте

Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтте

https://tnv.ru

06 Март 2024, 11:13

50

0

Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтте
Көнннең төп темасыннан башлыйбыз. Кичә Казанда - Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтте.

Пленар утырышка ел саен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килә. Быел илнең төрле төбәкләреннән 800 эшмәкәр җыелган. Алар халкыбызның борынгыдан килгән һөнәрчелек, кәсепчелек традицияләрен дәвам иттерүче.

Эшмәкәрләр - Республикадан читтәге бик күп татар авылларының терәге булып тора. Алар цехлар ача, эш урыннары булдыра, керемнәрен авылны саклауга юнәлтә. Алар үрнәгендә яшь буын тәрбияләнә һәм тора-бара үзләре дә авылны саклауга өлеш кертә башлый. Россиядәге 4200 татар авылы арасыннан иң күркәм мисаллар һәм эшмәкәрләрнең шөгыле турында Фәйрүзә Мәҗитова репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров