Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Рәисе "Казан" агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

Татарстан Рәисе "Казан" агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

https://tnv.ru

09 Декабрь 2024, 11:07

15

0

Татарстан Рәисе "Казан" агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Казан" агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булы, дип яза Рәис матбугат хезмәте. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөргән.

Рөстәм Миңнеханов сатучылар һәм сатып алучылар белән аралаша, тәкъдим ителгән товарларның ассортиментын бәяли һәм җитештерү цехында була.

12 ярминкә көне эчендә Татарстанлылар 6 мең тоннадан артык яшелчә сатып алганнар, шул исәптән 3,7 мең тонна бәрәңге, 210 тонна сөт, 527 тонна шикәр, 949 тонна ит, шулай ук 2,1 миллионнан артык тавык йомыркасы. Ярминкәләр үткәрү өчен 11 мең берәмлек транспорт җәлеп ителгән. Ярминкәләр 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлегә 939 миллион сумлык продукция сатылган.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров