https://tnv.ru
10 Декабрь 2024, 12:25
218
0
"Хөкүмәттән авыл хуҗалыгына зур акчалата ярдәм каралган. Әмма эшләргә теләгән һәркем аны ала алмый". Грант, субсидия, ташламалы кредит алырга җыенып йөрүче фермерлар шундый борчуын җиткерә. Андый мисаллар республиканың һәр районында бар, диләр.
Әле ноябрьдә министр Марат Җәббаров фермер һәм крестьян хуҗалыклары өчен бүленгән миллиард 200 миллион сумның 200 млны тотылмаганын әйткән иде. Әйтик, Агростартап һәм авыл хуҗалыгы коопертивларына субсидиягә 12 район гомумән гариза бирмәгән. Тагын 15еннән берәр гариза гына килә. Санап карасаң, 27 район иң аз дәрәҗәдә катнашкан дигән сүз. Шул ук вакытта, Кукмара, Саба, Арча - 12, 9, алтышарны ала алган.
Узган ел шәхси хуҗалыклар фермерлар бн берлектә 128 млрд сумлык продукция җитештергән. Авыл хуҗалыгындагы тулаем төбәк продуктының яртысы дигән сүз! Шул ук вакытта, фермерлар берлеге мәглүматы буенча, дәүләт ярдәменең 19%ы гына кече хуҗалыкларга туры килә. Ни өчен шундый аерма? Ни өчен астагылар конкурс шартларының катлаулы булуына зарланалар? Бу эшләргә теләгән кешенең теләген сүндерү түгелме соң? Гөлназ Сәйфетдинова җитештерүчеләр белән шул хакта фикер алышты.

Бүлешергә
Комментарии 0