Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тәүлек эчендә 132 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлек эчендә 132 кеше коронавирус йоктырган

https://tnv.ru

19 Октябрь 2021, 14:49

312

0

Татарстанда тәүлек эчендә 132 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 132 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

132 кешенең утызын ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казан, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләренә туры килә. Биредә 63, 27 һәм 10 кеше авырый. Тукай һәм Чистай районнарында 5 һәм 4 авыру очрагы табылган.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров