Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тагын 227 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тагын 227 кеше коронавирус йоктырган

https://tnv.ru

06 Декабрь 2021, 16:21

1151

0

Татарстанда тагын 227 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 227 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

227 кешенең илле сигезен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга, Яр Чаллыга һәм Яшел Үзәнгә туры килә. Биредә 124, 24 һәм 19 кеше авырый.

Буа һәм Түбән Кама районнарында 8 һәм 7 авыру очрагы теркәлгән. Саба һәм Арча районнарында 6шар кешегә, Биектау районында  5 кешегә, ә Кама Тамагы районында 4 кешегә «коронавирус» диагнозын куйдылар.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров