Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 193 арткан

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 193 арткан

https://tnv.ru

08 Декабрь 2021, 14:39

1466

0

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 193 арткан
Татарстанда коронавирус белән авыруның 193 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

193 кешенең алтмыш сигезен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга һәм Яр Чаллыга туры килә. Биредә 98 һәм 32 кеше авырый.

Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында 15 һәм 11 авыру очрагы теркәлгән. Актаныш, Әтнә һәм Зәй районнарында 5әр кешегә «коронавирус» диагнозын куйдылар.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров