Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тагын 888 кешедә коронавирус ачыкланган

Татарстанда тагын 888 кешедә коронавирус ачыкланган

https://tnv.ru

22 Сентябрь 2022, 11:50

849

0

Татарстанда тагын 888 кешедә коронавирус ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда 888 кеше коронавирус йоктырган. 72 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 427 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2004 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Искәртеп узабыз, август азагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада ковидка каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңадан башларга кушты. Бу зарарлану очракларының артуы белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров