Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 840 кешедә коронавирус ачыкланган

Татарстанда 840 кешедә коронавирус ачыкланган

https://tnv.ru

23 Сентябрь 2022, 14:04

688

0

Татарстанда 840 кешедә коронавирус ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда 840 кеше коронавирус йоктырган. 108 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 1042 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2004 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Искәртеп узабыз, август азагында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада ковидка каршы көрәш буенча оператив штаб эшен яңадан башларга кушты. Бу зарарлану очракларының артуы белән бәйле.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров