Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны 370кә кадәр төште

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны 370кә кадәр төште

https://tnv.ru

03 Октябрь 2022, 14:25

822

0

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны 370кә кадәр төште
Узган тәүлектә Татарстанда 370 кеше коронавирус йоктырган. 43 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 335 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2004 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров