Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда мохтаҗлар өчен яңа бушлай туклану пункты ачылды

Казанда мохтаҗлар өчен яңа бушлай туклану пункты ачылды

https://tnv.ru

07 Декабрь 2021, 15:51

1020

0

Биредә һәр көнне 100-200 кешегә бушлай кайнар ризык биреләчәк.

Казанда мохтаҗлар өчен яңа бушлай туклану пункты ачылды
7 декабрь "Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы башлангычы белән авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне бушлай ашату өчен “Приют человека” ачылган. Хәзер мондый социаль ашханәләрнең саны алтыга тулды. Шулай итеп, бүгенге көннән Татарстан башкаласында көн саен 1000 якын мохтаҗ кеше кайнар ризык һәм чәй белән тәэмин ителә.

“Мохтаҗларга бушлай ярдәм” комплексы белән берлектә оештырылган, авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне кайнар аш белән тәэмин итү буенча пункт Дәрвишләр бистәсендә – Липатов урамы, 7 йорт адресы буенча урнашты. Ул 804 км тимер юл тукталышы һәм Азык-төлек һәм йорт кирәк яраклары базары янәшәсендә. Биредә һәр көнне 100-200 кешегә бушлай кайнар ризык биреләчәк.

Ачылыш тантанасы күпләгән кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дәүләт һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, дин әһелләре катнашында узды. Сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, "Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Азат Гайнетдинов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, “Нәфис Косметикс” вәкиле Александр Шульгин, Алабуга епискобы Иннокентий (Васецкий Иван Степанович) чыгыш ясаган.

Чыганак һәм фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров