Онлайн трансляция

Свернуть

77 яшьлек казанлыны мошенниклар 300 мең сумга алдаганнар

77 яшьлек казанлыны мошенниклар 300 мең сумга алдаганнар

https://tnv.ru

26 Январь 2023, 09:29

80

0

77 яшьлек казанлыны мошенниклар 300 мең сумга алдаганнар
Казанда яшәүче 77 яшьлек ханым мошенникның корбаны булган һәм 300 мең сум акчасын югалткан. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пенсионер ханым сүзләренчә, аңа таныш булмаган кеше шалтыраткан һәм үзен саклык банкы хезмәткәре дип таныштырган. Ул зыян күрүчегә аның исеменнән билгесез кешеләр 50 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштергәнен хәбәр итә.

Аферист Казанда яшәүче өлкән яшьтәге ханымның банкта счеты бармы-юкмы дип кызыксына. Уңай җавап алгач, мошенник ханымга акчаны «саклап калырга» тәкъдим итә. Моның өчен акчаларны аферист кушкан банк счетларына күчерергә кирәк була. Пенсионер берничә сәгать мошенник кушканнарны үти. Соңыннан ул үзенең мошенник корбаны булуын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган һәм шикле кешеләр эзләнелә.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров