Онлайн трансляция

Свернуть

Марат Садыйковны Казанның Мирный бистәсе зиратында җирләделәр

Марат Садыйковны Казанның Мирный бистәсе зиратында җирләделәр

https://tnv.ru

30 Январь 2023, 13:29

373

0

Марат Садыйковны Казанның Мирный бистәсе зиратында җирләделәр
Казанның Мирный бистәсе зиратында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлаштылар.

Министр белән хушлашырга зиратка дистәләгән кеше килгән. Алар – аның якыннары, дуслары, хезмәттәшләре һәм битараф булмаган кешеләр, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат булды. Марат Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. Медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы. 2018 елның 14 февраленнән Татарстанның сәламәтлек саклау министры булып эшли.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров