Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 52 яшьлек ир-ат янгында һәлак булган

Казанда 52 яшьлек ир-ат янгында һәлак булган

https://tnv.ru

03 Апрель 2024, 11:28

253

0

Казанда 52 яшьлек ир-ат янгында һәлак булган
Кичә Казанда янгын вакытында 52 яшьлек ир-ат вафат була. Бу хакта Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фаҗига Актай урамында 4 катлы бинаның ике бүлмәле фатирында була. Янгын сүндерүчеләр аңсыз яткан фатир хуҗасын табып алалар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшыралар.

Кызганыч, ир-ат аңына килә алмаган. Янгын сәбәпләре ачыклана.

Фото: пресс-служба МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров