https://tnv.ru
06 Декабрь 2024, 09:55
33
0
Кичә Татарстан башкаласы Казан һәм Беларусь башкаласы Минск арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Документны Минск шәһәре башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев һәм Казан мэры Илсур Метшин имзалаган.
Казан башлыгы Белоруссия шәһәрләренә БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары ассоциациясе эшенә кушылырга тәкъдим итте. Мэр билгеләп үткәнчә, яңа берләшмә тирәсендә диалог һәм хезмәттәшлек киңлеге формалаша. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә беренче эшлекле утырыш узды, комитетларны һәм эшче төркемнәрне формалаштыру дәвам итә.
Фото: исполком Минска

Бүлешергә
Комментарии 0