https://tnv.ru
09 Декабрь 2024, 17:16
40
0
Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы узды. Акцияне бүген билгеләп үтелә торган Ватан Геройлары көненә багышладылар.
Чарада ветераннар, росгвардиянең Казан полкы вәкилләре, хәрби хезмәткә чакырылучылар, яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары, яшь армиячеләр, Казан танк училищесы курсантлары һәм шәһәр халкы катнашты, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.
Казанда яшәүче 30 РФ Героена, Социалистик Хезмәт Геройларына, Дан ордены кавалерларына, шулай ук һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты әзерләгән азык-төлек җыелмалары тапшырылган.
Фото: комитет по делам детей и молодежи

Бүлешергә
Комментарии 0